1 март 2018 яңалыклары
-
Салым түлисең килмәсә, бала тап!
Россиядә балалы гаиләләрне салымнардан азат итәләр 28 февраль 2018, 16:57 Дәүләт Думасына беренче яки икенче балалары туган гаиләләрне салымнардан азат иту турында канун проекты керткәннәр. (Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев балалы гаиләләрне салымнардан азат итүче канун проектын кертү турындагы карарга кул куйган. Бу хакта РБК хәбәр итә....
-
Әтнәдә оешкан төстә үткәрелде
Бүген күп хуҗалыкларда чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерү бара. 13 район бу эшне башкарып чыгарга да өлгерде. Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Балтач, Теләче һәм кайбер башка районнарда бу эш аеруча оешкан төстә үткәрелде. Хәзер исә тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелә. Ә менә кайбер район хуҗалыкларын чәчүлек орлыкның сыйфаты әллә...
-
Безнең Фәридә сабаларны таң калдырды
Кичә, 28 февраль көнне, Саба аграр көллиятендә Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Темасы бик актуаль. "Яшьләр арасында хокук бозу очракларын кисәтү ысуллары". Урта профессиональ белем бирүче уку йортларыннан килгән социаль педагоглар, психологлар, укытучылар белән беррәттән Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәсәнова да бу өлкәдә үз тәҗрибәсе...
-
Президент үзенең туган көнен Мәскәүдә уздырачак
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнен Мәскәүдә уздырачак. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышында катнашачак.Бу хакта Хөкүмәте порталында хәбәр ителә. Бүген Рөстәм Миңнехановка 61 яшь тулды. Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан җыр башкарды.
-
Томан. Салкын. Бозлавык.
Бүген Әтнәдә һәм Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -20..-25˚, аязган вакытта -30˚; көндез -11..-16˚ градус. Юлларда бозлавык.